Тукай районына ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде
Бүген, 1 апрельдә, эшлекле сәфәр белән Тукай районына Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов килде.
Руслан Семенов Новотроицкое авылының мәктәбендә булып, биредә бара торган капиталь төзекләндерү эшләре белән танышты. Мәктәп директоры Рәдис Абдульминов Руслан Геннадьевичка мәктәптә нинди эшләр эшләнелгән, нәрсәләр планлаштырылган – шулар турында сөйләде.

Моннан тыш Руслан Семенов Яшүсмерләр үзәгендә бара торган капиталь ремонт эшләрен дә карады.

Сүз уңаенда, Новотроицкое авылындагы Яшүсмерләр үзәгенә ремонт агымдагы елның февраль аенда башланды. Бүген биредә 60 процент эшләр тәмамланган. Үзәкне тантаналы рәвештә июнь аенда - Яшьләр көнендә ачарга планлаштыралар.

Моннан тыш Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов «Следопыт» лагерында бара торган төзекләндерү эшләре белән дә танышты.
Исегезгә төшерәбез, Тукай районындагы «Следопыт» лагерен яңартуга аерым игътибар бирелә, анда озак вакыт торгынлыктан соң балаларның уңайлы һәм имин ялы өчен корпуслар, ашханә һәм инфраструктура тулысынча яңартыла.
«Следопыт» балалар лагере 1988 елда ук төзелгән булган. Озак еллар тик торганнан соң объект акрынлап тормышка кайта.
Хәзерге вакытта лагерь территориясендә тышкы инженерлык челтәрләре төзелеше тәмамланган, эчке бизәү эшләре төгәлләнә. Подряд оешмасы корпусларны җиһазлар урнаштыру өчен тапшыруга әзерли. Параллель рәвештә ашханә бинасында төзелеш эшләре дәвам итә.
«Следопыт» балалар лагере якынча ун ел элек ябылган булган, һәм бу вакыт эчендә биредә балалар өчен сменалар үткәрелмәгән. Реконструкция тәмамланганнан соң ул яңадан балаларны кабул итә алачак.
Проект лагерь инфраструктурасын масштаблы яңартуны күздә тота. Тугыз йокы корпусын, ашханә, медицина блогын, контроль-үткәрү пунктын, административ бинаны һәм кер юу бүлмәсен тулысынча ремонтлау планлаштырыла.
Барлык эшләр тәмамланганнан соң лагерь балалар өчен заманча һәм уңайлы ял итү урынына әверелер, анда сәламәтләнү, үсеш һәм кызыклы ял итү өчен барлык шартлар тудырылыр дип көтелә. Проектны гамәлгә ашыру үсеп килүче буынга ярдәм итүгә һәм аны үстерү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев