Тукай районы кунаклар кабул итә: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына старт бирелде
Бүген, 30 мартта, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Тукай районы илнең төрле почмакларыннан 40ка якын делегация кабул итә — барлыгы 250дән артык катнашучы.

Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов җитәкли.
Бүген кунаклар берьюлы берничә урында булачак: фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләре, шулай ук район тарихы белән танышачаклар.

Эшмәкәрләр "Гиндукуш" хәрби дан музеенда, Мерәс авылындагы Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә булачак. Моннан тыш "Миңнеханов" крестьян-фермер (яшелчәлек), "Фаррахов" фермер хуҗалыкларын (кошчылык), "Раритэк" автомобиль заводына да экскурсия каралган.

"Минем үземнең фермер хуҗалыгы бар. Терлекчелек белән шөгыльләнәм. Тукай районы җирлегенә бик теләп килдем. Сезнең районда эшләп килүче фермер хуҗалыклары белән танышасым, аларның эшләү принцибын аңлыйсым килә. Аеруча да терлекчелек һәм кошчылык өлкәләре кызыксындыра", - дип сөйли Самара өлкәсеннән килгән Әлмир Нигъмәтуллин.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар өлеше Яңа поселогының мәдәният йортында уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев