Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы: Югары Байларда – «Карга боткасы»

Элек -электән авыл халкы кара каргалар килү хөрмәтенә зурлап бәйрәм ясый торган булган. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Югары Байлар авылында да зурлап оештырдылар бәйрәмне. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Дульфанурова белән китапханә мөдире Гөлсинә Хаҗиева балалар өчен чын күңел ачу программасын әзерләгәннәр. Аларны халык уеннарына, әйлән-бәйләнгә җәлеп иттеләр, милли ярышлар оештырдылар.

Әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләр көтә иде. Пыскаклап алган яңгыр да бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен төшермәде. Киресенчә, уеннарны мәдәният йортында дәвам иттеләр. Ә урамда - төрле ярмалардан торган зур казанда карга боткасы әзер иде. Җыелучыларны сый- нигъмәтле өстәл янына чакырдылар. Барысы да ачыккан. Җыр- бию, уен- көлке белән вакыт үтүе сизелмәде дә. Уеннардан канәгать калган балачагасы, олысы - кечесе карга боткасын авыз итте. Пешкән йомырка, коймак ашадылар, тәмле компот белән сыйландылар. Бәйрәм бик матур hәм күңелле үтте.

Балалар һәм кунаклар яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар. Калган ботканы, ел уңдырышлы килсен, диеп кошларга да калдырдылар. «Минем максатым-балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру иде. Карагыз инде, нинди шәп халык бәйрәмнәре бар безнең?! Аларны саклап калырга тырышабыз»,- дип сөйләде Әлфия ханым Дульфанурова. Мәдәният йорты җитәкчесенең сүзләрендә хаклык бар. Авыл үзенең шундый оештыручылары барында, йолаларын саклап, кадерләп, гөрләп яши.

Лилия Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев