Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы Җиңүне каршылый: Яңа поселогында — тантана, Калмашта — 100 яшьлек ветеран

8 майда Яңа поселогында районкүләм тантана узачак, ә 9 Майда — Җиңү көнендә һәр авыл җирлегендә бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылачак.

Тукай районы быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зур горурлык һәм тирән хөрмәт белән каршы алырга әзерләнә. Район башлыгы Камил Нәҗмиев үткәргән аппарат киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, төп тантаналар 8 май көнне Яңа поселогында урнашкан яңартылган мемориаль комплекс янында узачак. Район башлыгы авыл җирлекләре җитәкчеләренә 9 Май көнне бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга, ә полиция органнарына халык иминлеген тәэмин итәргә кушты.

Бүгенге көндә Тукай районында 80 сугыш ветераны һәм бер концлагерь тоткыны яши. Районның иң олуг горурлыгы — Калмаш авылында яшәүче Шәүкәт ага Әхмәтнәҗипов. Гыйнвар аенда 100 яшьлек юбилеен каршы алган ветеран бүген дә сафта: ул үз аякларында, фикере ачык, хәтере яхшы. Шәүкәт ага онык-оныкчыкларына сугышның ачы хәтирәләрен сөйли, татар халык җырларын башкара.

Районның Җиңүгә керткән өлеше саннарда да чагыла: сугыш елларында биредән 9 305 кеше фронтка киткән, аларның 5 416сы (якынча 58 проценты) яу кырларында башын салган. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел Яңа поселогында Мәңгелек ут кабызганда бу саннарның һәр гаилә өчен олы югалту булуын ассызыклаган иде. Шул корбаннар истәлегенә быел да район халкы баш иячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев