Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы: гасырлар да җуймас бу җиңүне

«hәйкәлне яз саен чистартып, буяп, карап кына торабыз. Үзем генә түгел, китапханә мөдире Гөлсинә Хаҗиева, тормыш иптәшем Разак Дөлфануров ярдәм итәләр. Менә солдат боткасын да пешерергә куйдым»,- дип сүзен башлады авылның мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Дөлфанурова.

Югары Байлар авылында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы hәйкәл янына килүчеләрне Солдат боткасы белән сыйлаудан башланып китте. «Хөрмәтле авылдашлар. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган әби- бабаларыбызны искә алабыз бүген. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул. Илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбыз, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәребез алдында бурычлыбыз. Хәзерге вакытта безнең ил махсус операциядә катнаша. Шушы авыл җирлегеннән герой егетебезне җирләдек. Ул- Ленар Шамил улы Димөхәммәтов . Гаиләләренә сабырлык, иминлек телибез. Бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм....», – дигән сүзләр белән Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Рәкыйпович Гәрәев тантананы ачып җибәрде.

Районның ветераннар hәм инвалидлар советы җитәкчесе Фәйрүзә Фаязовна Вәҗиева, Күзкәй , Югары Байлар ветераннар советы рәисләре дә авыл халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. Хәтер яңартып, ветераннар истәлегенә венок куелды. Тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җыршигырьләр белән үрелеп барды. Авылның моңлы сандугачы Фәнзия Имамиева үзе язган шигырьләрен укыды. Матур җырлар башкарды. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Тыл ветераннарын да өйләренә барып котладылар. Югары Байлар авылы халкы Җиңү көнен шулай зурлап билгеләп үтте.

Лилия Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев