Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы: Бал кортлары – яшәеш чыганагы

Бал кортлары – кешелекне яшәтүче көчкә ия булган җан ияләре. Алардан башка үсемлекләр дөньясын, гомумән яшәешебезне күз алдына да китереп булмый. Шуңа да бал кортларын зарар-зыяннан саклау, аларның иминлеген кайгырту – кешелекнең бурычы.

Район җирлегендәге умартачыларны борчыган мәсьәләләр, аларга булышлык күрсәтү максатыннан нинди чаралар күрелүе хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече, байтак еллар умартачылар белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче Светлана Закирҗан кызы Латыйпова белән сөйләшәбез.

– Светлана Закирҗановна, безнең районда умартачылар күпме? Аларның саны артамы?

– Районыбызда 2938 умарта оясы, шул исәптән «Гигант» ҖЧҖе җитештерү предприятиесендә бер умарталык, Җәйләүдә А. Касакин крестьянфермер хуҗалыгында 100 умарта оясы, Бикләндә А.Мостафина крестьян-фермер хуҗалыгында 40 умарта оясы исәпләнә.

–Үткән ел умартачылар өчен уңышлы булдымы?

– 2023 нче елда бер умартадан тулаем 45 кг уңыш алынды. Бу – бер баш умарта оясыннан 26 кг товарлыклы бал алу дигән сүз. Ни кызганыч, умарта оялары саны елдан-ел кими. Мисал өчен, 2016-2017 нче елда районда 5778 баш умарта оясы булса, 2023 нче елда 2938 баш умарта оясы тәшкил итә. Бу – аянычлы хәл. Ә бит уңышның югары булуында бал кортларының әһәмияте искиткеч зур. Авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерүдә бал кортлары зур тырышлык куя. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә уңыш 25 проценттан алып 60 процентка кадәр үсә.

– Бал кортлары рапс, карабодай, көнбагыштан нектар җыярга ярата. Күпчелек карабодай балын ярата, аның бәясе дә югарырак. Басуларны химик препаратлар белән эшкәртү, үсемлекләрне берничә этапта тукландыру бал кортларына зыян салмыймы?

Бал кортлары «тормышында» аграрийларның роле зур. Шуңа күрә бал кортларының иминлеген саклап эш итәргә кирәк. Бу: беренчедән, чәчү әйләнешен саклау; икенчедән, җир эшкәртү технологиясен төгәл үтәү; өченчедән, пестицидларның 3-4 нче класслыларын, ягъни азмы-күпме куркынычсызрак дип саналганнарын куллану максатка ярашлы. Дөресен генә әйткәндә, иң яхшысы – химик препаратлардан баш тартып биопестицидтлар (липедоцид, энтолек Е18) белән эшкәртү хуплана. Бу препаратлар бәясе һәм сыйфатлары ягыннан химикатлардан калышмый. Иң мөһиме – алар бал кортлары сәламәтлегенә, гомерләренә куркыныч тудырмаулары белән яхшы. Мисал өчен, «Агрофирма “Кама”» ҖЧҖе рапс басуының экспериментальтәҗрибә участогын биопестицид белән эшкәрткәннән соң яхшы нәтиҗәгә иреште. Шуны әйтәсем килә, биопестицид кулланучы аграрийларга республика бюджетыннан 30% субсидия бирү каралган. Безнең җирлектә рапс, көнбагыш, карабодай культураларын чәчү масштаблы алып барыла. Шуңа күрә аграрийлар умартачылар белән уртак тел табып эшләргә тиеш.

– Светлана Закирҗановна, умартачыларның хәленә керү – аларның хокукларын яклау, бал кортларын саклау буенча дәүләт Законы бармы?

– Мин – умартачылар династиясеннән. Бал кортларын саклау-яклау мәсьәләсе балачагымнан ук борчый. Бал кортларының иминлеген кайгырту мәсьәләсе соңгы елларда аеруча актуаль. Пестицидлар, химикатлар куллану сәбәпле бал кортларының һәлак булу куркынычы янаганда, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян килгән очракта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры М.Җәббаров кушуы буенча ТР министрлар кабинетының 2020 елның 21 апрелендәге 04 /1 – 270 санлы боерыгы нигезендә район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе башлыгы Р.Хәбетдинов тарафыннан «Тукай районы территориясендә бал кортларының агулануы мәсьәләсе буенча халык (умартачылар) мөрәҗәгать иткәндә оператив чара күрү өчен эшче комиссия булдыру турында» боерык чыгарылды. Максималь рәвештә бал кортларын саклап калу максатыннан аграрийлар басуларны химикатлар, пестицидлар белән планлы эшкәртү чарасын күргәнче, 5 көн алдан! район газетасында һәм «Тукай районындагы бал кортларын яклыйк!» исемле ВатСап төркемендә хәбәр бирелә. Хәбәрдә: эшкәртеләчәк басуның урыны; көне; вакыты; препаратның исеме һәм бал кортлары өчен куркынычсызлыгы буенча 3-4 класслы булуы; бал кортларына һәм кешегә куркынычсыз булуы турында мәгълүмат бирелә.

– Бал кортларын саклап калу өчен умартачылар белән килешеп эшләүче аграрийлар безнең җирлектә бармы?

– Умартачылар белән килешеп, дустанә эшләүчеләр бар. Мисал өчен «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы А.Кокров Иштирәк умартачылары белән уртак фикергә килеп рапс чәчелгән басуларны 1 нче класслы пестицидлар белән эшкәртүдән баш тартып мөмкин кадәр зыянсыз булган препаратлар белән эшкәртергә карар кылды. Бу эшне билгеле бер вакытка кадәр чигерде. Шул рәвешле бал кортларының үлеменә юл куймады. Бу игелекле гамәлен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары бәяләде, агроном «Мактау грамотасы» белән бүләкләнде.

– Светлана ханым, әхлакый күзлектән караганда да, кешелек яшәешен тәэмин итүче, безне – инсанны шифалы һәм затлы ризык белән сыйлаучы сөйкемле җан ияләрен саклау – һәркемнең изге бурычы. Ә инде аграрийлар аларны аеруча яратырга, сакларга тиеш дип беләм.

– Бик дөрес. Умартачылыкны үстерү – дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә булганда иң шифалы, иң ләззәтле ризык һәм дәва чарасы да булган бал һәрвакыт өстәлләребездә булыр. Басукырларыбызда игеннәр шаулап үсәр, җиләк-җимешләр кызарып-алланып пешәр, яшелчәләр тупырдап үсәр.

Умартачыларга килгән зыянны каплауга караганда бәлане, күңелсезлекләрне булдырмый калу бар яклап та отышлы. Менә шушы принцип белән яшәгәндә, шул рәвешле эш иткәндә ике як та уңышка ирешәчәк.

– Светлана Закирҗановна, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Районыбызда умартачылар саны артыр һәм бал кортлары гаиләсе ишәер дигән өметтә калабыз.

***

Бал кортлары белән кешелек яшәеше үзара тыгыз бәйләнгән. Эшчән нечкәбилләр бик зур вазыйфа үтиләр. Алар кешедән башка – кыргый шартларда да яши алалар. Ә кешелек бал кортларыннан башка яши алмый. Менә шушы аксиоманы һәрвакыт истә тотсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев