Тукай районы авыллары Сабан туена нинди артистлар килә?
Тиздән халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме – Сабантуйлары җитә. Тукай районы авылларында милли бәйрәмебез күбесенчә якшәмбе, 7 июньдә оештырыла. Без авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшеп, авылларга нинди артистлар килә, нинди кызыклы программа оештырыла дип кызыксындык.
Яңа поселогы – 7 июнь сәгать 10да. Сабантуйга Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Ленар Миңнемуллин килә.
Бәтке авылы – 6 июнь сәгать 16да. Бирегә Чаллының «Краш» кавер төркеме килүе көтелә.
Биклән авылы – 6 июнь сәгать 14дә. Сабан туенда танылган җырчы Марат Яруллин чыгыш ясаячак.
Боерган авылы – 7 июнь сәгать 11дә. Бәйрәмнең махсус кунаклары – Чаллы театры артисты, «Күңел» радиосы алып баручысы Марсель Мөсәвиров, җырчылар Зөлфия Тимерова, Илшат Хәмәдиев.
Иштирәк авылы – 7 июнь сәгать 11дә. Сабантуйны Инсаф Һидиятуллин белән Эмиль Гыйбадуллин алып барачак.
Калмия авылы – 7 июнь сәгать 11дә. Бәйрәмнең махсус кунагы – танылган җырчы Ринас Әхмәтов. Программада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, милли көрәш, ат чабышы, төрле уннар һәм шәп концерт булуы кәтелә.
«Татарстан» совхоз поселогы – 7 июнь сәгать 13дә. Сабантуйны популяр алып баручы Алмаз Әгъмов алып барачак. Авыл халкын үзләренең матур җырлары белән популяр композитор, моңлы сандугач Гөлназ Закирова һәм Илшат Хәмәдиев бүләк итәчәк.
Күзкәй авылы – 6 июнь сәгать 14дә. Сабантуйны Ринат Бәдретдинов алып барачак.
Кече Шилнә авылы – 7 июнь сәгать 11дә. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров алып бара. Сабантуйның махсус кунагы исә – халкыбызның яраткан җырчысы Рөстәм Асадуллин. Программада шулай ук көрәш ярышлары, милли уеннар, концерт программасы, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары, бәйрәм ярминкәсе дә оештырылачак.
Иске Җирекле авылы – 7 июнь сәгать 10да. Бәйрәмне Гөлназ Зарипова алып бара. Авыл халкын үзенең матур җырлары белән Айгиз Әхмәтов сөендерәчәк.
Мусабай-Завод авылы – 7 июнь сәгать 10да. Сабантуйны Эльмира Хафизова алып барачак. Авыл халкын үзләренең матур җырлары белән Чаллы артисткалары Алинә белән Динә Гарифуллиналар сөендерәчәк.
Түбән-Суыксу авылы – 7 июнь сәгать 10да. Авыл җирлеге башлыгы Артур Зарипов белдерүенчә, милли бәйрәмне авыл үзешчәннәре ярдәме белән оештырачаклар. Шулай ук үзенең матур җырларын Рамил Вадигуллин бүләк итәчәк.
Иске Абдул авылы – 7 июнь сәгать 10да. Биредә программа елдагыча бик шәп оештырылачак. Алып баручы – Татарстанның атказанган артисты, «Мунча ташы» эстрада театры артисты Илгиз Гыйльфанов һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен концерт программасы да каралган. Үзләренең хит җырларын танылган җырчылыр Илдар Әхмәтов, Ренат Гәрәй, шулай ук музыкант, автор-башкаручы Илназ Вәлиев башкарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев