Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай автоледие билгеле булды

Ел саен безнең машина йөртүче гузәл затларыбыз «Автоледи» бәйгесендә осталыкларын сыный.

Быел аларга фигуралы күнегүләр маршрутын үтәргә, компьютерда билетлардагы теоретик сорауларга җавап бирергә һәм «Хатын-кызларның юл иминлегенә карашы» темасына видеопрезентация тәкъдим итәргә туры килде.

Кызларның һәрберсе җитди әзерләнгән, һәркем биремнәрне көндәшләреннән яхшырак үтәргә тырышты. Җанатарлар чын бәйрәмгә әверелгән бәйгегә дәрт өстәде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Тукай районында иң яхшы машина йөртүче – иң тәҗрибәле, ипле, төгәл, юл кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәүче ханым булып Татьяна Николаевна Сафиуллина танылды. Шул үк вакытта ул үзе дә балаларны юл йөрү кайгыйдәләренә өйрәтә, Новотроицкое мәктәбендә ЮИД отряды җитәкчесе булып тора. Икенче урынны Лариса Николаевна Андреева алды. Өченче урында Виктория Фердинандовна Королева. Дүртенче урын Алия Салават кызы Валеевага эләкте. Иҗат конкурсында исә Алия Валеевага тиңнәр булмады.

Конкурстан соң без «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Резеда Гыйльметдинова белән сөйләшеп алдык. «Бу конкурсны без юл-транспорт һәлакәтләрен киметүне күздә тотып үткәрәбез, – дип, бәйгенең максаты белән таныштырып китте ул. – Соңгы вакытта бер факт борчуга сала: статистика буенча, гүзәл затларыбыз, машинада балалары булып та, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга башладылар. Үзләрен һәм гаиләләрен сакласыннар иде. Чөнки машина йөртүче үз иминлеге өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының да иминлеге өчен җаваплы. Спонсорларыбызга һәм катнашкан кызларга бик зур рәхмәт. Киләсе елнын июль аенда гүзәл затларыбызны яңадан көтеп калабыз», – диде Резеда Рәҗәп кызы.

Рульдә йөрүче барлык хатын-кызларыбыз кагыйдәләрне төгәл үтәр, киләсе елга бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев