Тәрәзәңне артык каралтма!
Яңалыклар

Тәрәзәңне артык каралтма!

18 августтан 24енә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр көнне тонировка рейдларына чыга. Чараның беренче көнендә алар  Яр Чаллы – Водозабор юлының 2нче километрында булдылар. Рейд вакытында Мазда машинасы туктатылды.

Тәрәзәләрен тиешледән артык каралткан 38 яшьлек ир-атка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Аңа хәзер 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук машина йөртүчегә алгы тәрәзәләреннән тонировканы урында ук салдырырга туры килде. 
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

 


Нет комментариев