Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы федераль закон, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр транспортның техник торышына дәүләт күзәтчелеге турындагы РФ положениесе нигезендә, һәр елдагыча, быел да 20 февральдән 5 мартка кадәр "Снегоход" дип аталган профилактик чара уздырыла.
Чараның максаты - теркәлмәгән, техник яктан төзек булмаган, вакытында техник күзәтү үтмәгән, кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырган мототранспорт чараларын куллануны тыю, машина йөртүгә хокук турындагы документларның торышын тиешле дәрәҗәгә китерү.
Нет комментариев