Фаҗигале яллар: ике көндә алты янгын
Яңалыклар

Фаҗигале яллар: ике көндә алты янгын

Узган ял көннәрендә район территориясендә 6 янгын теркәлгән, шуларның икесе коры үсемлекләрне яндыруга бәйле.

26 апрель көнне 21:05 сәгатьтә Бәтке авылында торак йорт яну турында хәбәр килгән. Янгын нәтиҗәсендә бина тулысынча юк ителгән (янгын мәйданы — 84 м² ). Шулай ук күршедәге ике торак йортның корылмалары да зыян күргән. Зыян күргән бина иминиятләштерелгән. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы.

27 апрельдә 00:50 сәгатьтә «Шилнә» бакчачылык ширкәтендә йортының януы теркәлгән. Нәтиҗәдә иминиятләштерелмәгән 50 м² корылма зыян күргән.

27 апрель көнне 16:23 сәгатьтә «Бытовик»бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан, анда бакча йорты (30 м²) тулысынча янып беткән. Бакча йорты иминиятләштерелмәгән. янгын сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы.

27 апрельдә 22:13 сәгатьтә «Турбина» бакчачылык ширкәтендә йортының януы турында хәбәр килгән. Төзелешне ут тулысынча юкка чыгарган (36 м²), иминиятләштерү рәсмиләштерелмәгән. Беренчел сәбәп – кыска ялгану.

Янгыннарның төп сәбәбе – төзек булмаган электр үткәргечләре. Электр челтәрләрегезне тикшерегез, төтен датчиклары куегыз, милекне иминиятләштерегез! Ә иң мөһиме – коры үләнне яндырмагыз: бер саксыз адым — ялкын контроль астыннан чыгачак.


Нет комментариев