Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмага каршы күнегүләр үтте

Үткән атна пәнҗешәмбесендә район хакимиятенең утырышлар залында терроризмга каршы күнегүләр узды. Анда “Сары” төс дәрәҗәсендәге терроризм куркынычы билгеләнгән чакта үтәлергә тиешле чаралар комплекслары өстендә эшләделәр.

Күнегүләр махсус методик күрсәтмәләр, план нигезендә оештырылды. Күнегүләрне оештыру максаты белән аны әзерләү һәм үткәрү планы, легендасы эшләнелде. Әлеге чарада Тукай районы буенча эчке эшләр бүлеге, районның мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният, социаль яклау бүлеге, Тукай районы үзәк дәваханәсе, “Тукайтеплогаз”, “Таттелеком”, “Чаллыгаз”, Тукай РЭСы вәкилләре һәм башкалар булды.

Чарада катнашучыларга терроризм куркынычының дәрәҗәсе, аның йогынтысын киметү һәм нәтиҗәдә килеп чыккан хәлне ликвидацияләү, мөмкин булган зарарны булдырмау турында кирәкле бар мәгълүмат бирелде. Очрашу ахырында терроризмга каршы район комиссиясенең оператив төркем белән берлектә утыршның чираттан тыш уздыру вакытын килешеп, эксперт төркеме күнегүләр вакытында уздырылган эшкә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев