Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Терлек азыгы әзерләүгә игътибар

Азыкны сыйфатлы һәм вакытында әзерләү мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтү максатыннан районда Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалаупрофилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов җитәкчелегендәге эшче төркем булды.

Төркемнәргә бүленеп, белгечләр «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Парадиз» хуҗалыкларында, Газинур Вилданов КФХсында, Гарсеван Вардересян шәхси хуҗалыгында булдылар.

Тукай районының баш ветеринария табибы Динар Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр узган елдан калган азык күләменә, быел яшел масса әзерләү сыйфатына игътибар иткәннәр. Эшче төркем әгъзалары күргәннәре белән канәгать калдылар, җирле җитәкчеләрнең алдан күрүчәнлеген һәм хуҗалык алымнарын мактап билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев