Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Теләнче-Тамак ветеринарлары халыкны сак булырга өнди: котыру чиренә каршы вакцинация башланды

Теләнче-Тамак ветеринария пункты белгечләре йорт хайваннарын котыру чиреннән бушлай вакцинацияләүне дәвам итә. Бу — кеше гомере өчен дә куркыныч булган чирне туктатуның бердәнбер юлы.

«Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе»нең Теләнче-Тамак участок ветеринария пункты белгечләре йорт хайваннарын котыру чиренә каршы планлы вакцинация үткәрә. Ветеринарлар искәртүенчә, әлеге вируслы авыру үзәк нерв системасын зарарлый һәм һәрвакыт үлем белән тәмамлана.

Котыру чиренә карата этләр һәм мәчеләр аеруча бирешүчән. Чир кыргый җәнлекләрдән йорт хайваннарына, ә аннары кешегә йогарга мөмкин. Вакцинация — куркыныч авырудан саклануның иң ышанычлы ысулы. Исегезгә төшерәбез: прививка ясатыр алдыннан хайванның сәламәтлеге яхшы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев