Теләнче Тамак авылы волонтерларына рәхмәт хаты тапшырылды
Теләнче Тамак авылы халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле волонтерлык эше белән шөгыльләнә. Алар маскировка челтәрләре, оекбашлар бәйли, коры душлар, окоп шәмнәре ясый, моннан тыш прополис мазьлары, чәйләр, коры ашлар җыелмасын да туплый.
"СВО башлангач ук авыл халкы бер йодрык булып берләште. Без авылдашлар белән "Күңел җылым" дигән төркем оештырдык та, СВОда булган егетләребезгә булыша башладык. Көн саен диярлек метр-метр маскировка челтәрләре бәйләдек. Аннары коры душлар, мазьлар, "браслет выживания" дибез аны (паракорд ныклы җептән махсус итеп үрелгән браслет. Секунд эчендә солдат кулында 5 метрлы ныклы бау барлыкка килә), пластырьлар ясарга өйрәндек. Тәнгә сыланып торган җылы киемнәр, өйдә кискән токмач, гамаклар, оекбаш-бияләйләр белән дә булыштык. Әле дә бу эш актив алып барыла",
- дип сөйли Теләнче Тамак авылының актив волонтеры, Татарстан буенча «Братство Ветеранов Боевых Действий» оешмасының җитәкчесе Раилә Закирова.
Раилә Талхиновна «Братство Ветеранов Боевых Действий» волонтерлык оешмасы җитәксесе Сергей Дмитриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мактау хатын оешманың җитәкче урынбасары Венера Сабитова тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Эйе, авыл халкы , волонтерлар - МХО беренче коненнэн ук бергэ хэм бердэм эшлилэр
0
0
0
0
Кызлар, сез молодцы . Умарта кортлары кебек сез. Һарвакыт хәрәкәттә, тырышлар.Уңышлар, сәламәтлек сезгә . Сугышлар гына бетсен иде инде
0
0
0
0
Молодцы Телэнче тамак авылы волонтерларына, кылган игелеклэрегез узегезгэ мене белэн эйлэнеп кайтсын
0
0
0
0
Эфэрин Телэнче Тамак халкына артистларына бар яктан да унган тырыш кешелэр яши анда,Мэрьям эфэрин бар жиргэ дэ котларга да житешэ
0
0