Теләнче Тамак авылы волонтерларына рәхмәт хаты тапшырылды
Теләнче Тамак авылы халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле волонтерлык эше белән шөгыльләнә. Алар маскировка челтәрләре, оекбашлар бәйли, коры душлар, окоп шәмнәре ясый, моннан тыш прополис мазьлары, чәйләр, коры ашлар җыелмасын да туплый.