Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Тормыш китабы» дип исемләнгән чара узды

Бирегә озак еллар пар канат булып, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәгән парлар килде.

Аларны бәйрәм белән котлап, "Ак чәчәк" балалар бакчасыннан килгән Джамилов Нурислам белән Калимуллина Сәидә парлы татар биюен күрсәттеләр, тәрбиячеләре Флёра Вильданова Г. Афзалның гаилә турында язылган шигырен ишеттерде.

Очрашу барышында гаиләләр ничек танышканнары, тормыш корып җибәргәннәре, кызыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар. Шуларның берсе Таулык авылында 53 ел бергә гомер итүче Зәйнәп һәм Азатнур Ишморатовлар 3 ел дәвамында бер-берсен күзәтеп йөргәннән соң гына гаилә корырга уйлаганнар.

Чаллы шәһәренең бик көчле төзелеш чорында катнашырга туры килә аларга. Эшендә яхшы уңышларга ирешкән Азатнур агага тора-бара фатир да бирәләр. Шулай тормышлары җайланып китә, балалары да яхшы кешеләр булып үсеп, үз тормышларын коралар. Бүгенге көндә Азатнур ага Теләнче-Тамак җирлегенең ветераннар советы рәисе. Ул һәр мәдәни чарада актив катнаша, ә Зәйнәп ханым тормыш иптәшенең һәр адымын хуплап, аңа ярдәм итеп тора.

Теләнче-Тамак авылында агымдагы елда 50-еллык алтын туйларын билгеләп үтүче Нәсимә белән Нәзир Сәгъдиевлар да яшь чакларын искә алдылар. “Язмышыңа язылган бәхет тешеңне сындырып керә икән”, - дип Нәсимә ханым кызыклы тормыш юлларын сөйләп бирде.

Алар бик актив тормыш алып барганнар. Нәзир ага атлар юырту, аучылык, спорт белән шөгелләнгән, авыл сәхнәсендә җырлап, спектакльләрдә катнашып йөргән. Нәсимә ханым гомере буе өлкән шәфкатъ туташы булып хезмәт куйган.

Эшләгән дәверендә булган төрле кызыклы вакыйгаларны сөйләде, шулай ук хастаханә коллективы белән авылның мәдәни тормышында кайнаганнарын да искәртте. Район гәҗитендә кайчандыр басылып чыккан, үзе язган “Гаилә гимны” шигырен ул бүген дә кунакларга ишеттерде.

Зөлфия һәм Хәниф Ильясовлар гаиләсе дә 46 ел бергә гомер итүләрен, аулак өйдә танышканнарын, озакка сузмыйча, тормыш корып җибәрүләрен әйттеләр. Хәниф ага да атлар белән бик мавыккан, чабыш аты белән сабантуйларында катнаша торган булган. Бүгенге көндә балалар, оныклар белән гөрләшеп яшәүләренә сөенүләрен белдерделәр. Гаиләдә кем нинди вазыйфа башкара дигән уендагы сорауларга да бердәм булып җавапларын да таптылар алар.

Гөлсинә белән Илдус Музаффаровларның танышу тарихы да бик кызыклы булган икән. “Эш урыннарыбыз якын урнашкан иде. Бер көнне күрше бинага килгән яшь белгеч ярдәм сорап кергәч, башка егетләр төрле сәбәпләр табып качышып беттеләр, ә минем вөҗданым алай эшләргә ирек бирмәде, ярдәм иттем – онлы капчыкларны берүзем бушаттым. Менә шуннан башланды да инде безнең мәхәббәт тарихыбыз”, - дип сөйләде Илдус ага. “Киләсе елда 45-еллык юбилеебызны да каршыларга язсын”, - дип өметләрен безгә дә җиткерде Гөлсинә ханым.

Әйе, һәр гаилә тарихы гади генә очрашудан башланып китә. Ләкин ул тарихны алар беркайчанда онытмыйча, йөрәкләрендә, күзләрендә сагыну хисләре белән искә алалар һәм гомер буена якты истәлек итеп саклап баралар.

Чыннан да, гаилә ул - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Әнә шушы кыйммәтләрне саклап яшиләр дә инде безнең матур гаиләләребез.

Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев