Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Суыксуда йорт янды

Дүшәмбе көнне көндезге сәгать 3ләрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Түбән Суыксуда торак йорт януы турында хәбәр килә.

Ут чыккан вакытта хуҗабикә бакчада эшли торган була. Түбәдән төтен чыкканын күреп, ул тиз арада янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Ләкин йортның түбәсен саклап калу мөмкин булмый, ул тулысынча янып бетә. Торакның эченә дә төтеннән һәм судан зыян килә. Янгын түбәдән үтүче электр чыбыгының төзексезлегеннән чыккан дип билгеләнә, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артём Асеев. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын Тукай районы Түбән Суыксу