Таулык авыл клубында балаларны яклау халыкара көненә багышланган “Балалар Сабантуе” үткәрелде
Бәйрәмнең максаты - балаларны мәдәни кыйммәтләргә, спортка җәлеп итү, традицион рухи-әхлакый хәзинәне саклау.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Авыл клубы янындагы мәйданчыкта балалар өчен Сабантуй үткәрелде, гармун моңнары, күңелле җырлар бәйрәмчә кәеф тудырды.
«Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Чүлмәк вату», «Кем көчлерәк» (балалар аркан тартыштылар) һәм башка уеннар күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев