Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Татарстанның «Хәләл» комитеты илдә беренче дәүләт аккредитацияле сертификатлау органы булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты ил күләмендәге сертификатлаштыру органнары арасында лидерлыгын раслады.

Комитет Росаккредитация тикшерүен уңышлы үтеп, яңа дәүләт ГОСТлары таләпләренә тулысынча җавап бирүче беренче орган булып танылды. Бу уңайдан узган матбугат конференциясендә комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников мөһим яңалыкларны тәкъдим итте.

Дәүләт аккредитациясе нәрсә бирә?

  • Комитет тамгасы куелган продукциянең чисталыгы хәзер дәүләт дәрәҗәсендә тикшерелә һәм контрольдә тотыла.

  • Россиядән тыш, чит ил кулланучылары өчен дә бу продукциянең дөньякүләм бәяләү кагыйдәләренә туры килүен күрсәтүче ышанычлы билге булып тора.

  • Татарстан белгечләре хәләл индустриясен профессиональ һәм хокукый яктан югарырак биеклеккә күтәрде.

«Бу статус безне халыкара кагыйдәләр буенча эшләүче һәм дәүләт контролендә торган оешма дәрәҗәсенә куя. Хәзер Россия һәм чит ил сатып алучылары продукциянең сыйфатына тулысынча ышана ала», — дип ассызыклады Габбас хәзрәт.

Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев