Татарстанда миллиардерлар саны арткан
Яңалыклар

Татарстанда миллиардерлар саны арткан

Татарстанда елына 1 миллиард сумнан артык керем алучылар саны арту тенденциясе күзәтелә.

Бу хакта узган ел нәтиҗәләренә таянып, республика Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, миллиард сумнан артык керем күрсәтүчеләр саны 37 кешедән 39 кешегә кадәр арткан.

Шулай ук ул салым түләүчеләр тарафыннан рәсми рәвештә игълан ителгән керемнәрнең елдан-ел үсүен билгеләп үтте. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, 1 миллионнан башлап миллиард сумга кадәр керем алган 121 мең декларация тапшырылган.


Нет комментариев