Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ислам финанслары буенча яңа комитет төзелә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте президиумы, казыйлар һәм имам-мөхтәсибләр белән киңәшләшеп, Голәмәләр шурасы каршында ислам финанслары буенча махсус шәригать комитеты төзү турында карар кабул итте.

Әлеге яңа структура хәләл индустриясендәге сертификацияләү органнары үрнәгендә эшләячәк. Комитет Россиядә ислам финанслары өлкәсендә эшләүчеләр өчен финанс продуктларына шәригать ягыннан бәя бирү, аларга экспертиза уздыру һәм бәйсез шәригать аудиты үткәрү белән шөгыльләнәчәк.

ТР Диния нәзарәтендә ассызыклап үтүләренчә, әлеге комитетны булдыру ислам финанс инструментларына карата ышанычны көчәйтергә, тармакта бердәм һәм ачык стандартлар формалаштырырга, шулай ук Татарстанның Россиядә ислам икътисады үсешендәге әйдәп баручы үзәкләрнең берсе буларак дәрәҗәсен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында — финанс продуктларына һәм килешүләргә шәригать экспертизасы үткәрү, аларның ислам кануннарына туры килүе буенча фәтвалар әзерләү, яңа ислам финанс продуктлары булдыру, шулай ук профильле оешмалар эшчәнлегенә бәйсез аудит үткәрү бар.

Үз эшендә комитет ислам финанслары өлкәсендәге әйдәп баручы халыкара оешмаларның берсе булган AAOIFI стандартларына таянырга ниятли. Бүгенге көндә мондый сертификацияләү һәм контроль механизмнары Малайзия, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә уңышлы кулланыла.

Мәгълүмат ТР МДН  сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев