Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда һава торышы начарая, көчле җил көтелә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республика территориясендә һава торышының начараюы көтелә, шуңа бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Халыкның көндәлек тормышын тәэмин итә торган системаларда өзеклекләр барлыкка килүе, элемтә һәм электр тапшыру линияләренең зыян күрүе, шулай ук транспорт хәрәкәтендә кыенлыклар тууы ихтимал. Көчле яңгырлар, хәтта кайбер урыннарда боз явуы көтелә. Моннан тыш, җилнең тизлеге 27 м/с га кадәр көчәергә мөмкин.

Шуңа күрә саклык чараларын үтәргә киңәш ителә.

Көчле җил вакытында биналардагы тәрәзәләрне ябыгыз, мөмкин булса урамга чыкмагыз.

Урамда булганда агачлардан, реклама конструкцияләреннән, иске биналардан, күперләрдән һәм электр тапшыру линияләреннән ерак торыгыз.

Яшен вакытында ачык урында, су янында һәм биек агачлар астында калмаска тырышыгыз.

Электр приборларын сүндерегез.

Автомобильдә булганда тәрәзәләрне ябыгыз.

Һава торышы начарланган вакытта юл йөрүләрне мөмкин кадәр чикләргә, ә ашыгыч хезмәтләрнең хәбәрләрен даими күзәтеп барырга киңәш ителә.

Фото Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев