Татарстанда эссе һава торышы саклана
Бүген, 8 майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
.jpg)
Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы ихтимал, кайбер районнарда боз да яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исә башлаячак, тизлеге 6-11 м/с җитәчәк. Көндез урыны белән 15-20 м/с кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә +8..+13˚ жылы булса, көндезге температура +25..+30˚ кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев