Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бүген көчле җил һәм карлы-яңгырлы һава торышы көтелә

Бүген, чәршәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә урыны белән явым-төшем көтелә — ул яңгыр яки юеш кар рәвешендә булырга мөмкин.

Бүген дә көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көньяк-көнбатыштан искән җил 7-12 м/с белән исәчәк. Кайбер районнарда исә аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җил аеруча көндез һәм кичке вакытта көчәячәк.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..+3˚ тирәсе булса, көндез ул бераз җылыначак һәм +6..+11˚ тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре көчле җил вакытында сак булырга чакырган иде. Белгечләр реклама конструкцияләре, юл күрсәткечләре, агачлар һәм электр чыбыклары астында озак тормаска киңәш итә.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев