Татарстанда бүген кар, яңгыр һәм бозлавык фаразлана
Яңалыклар

Татарстанда бүген кар, яңгыр һәм бозлавык фаразлана

22 апрельдә Татарстанда болытлы, урыны белән аяз һава торышы күзәтелә дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Кайбер урыннарда явым-төшем булуы көтелә. Кар, юеш кар, көндез исә яңгыр да яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге 6–11 м/с  җитәчәк, урыны белән 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә –4 тән +1 градуска кадәр, көндез +2 дән +7 градуска кадәр булачак. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килү ихтимал.


Нет комментариев