Татарстанда бүген дә коры һава торышы һәм +27˚кадәр җылы булачак
Җылы көннәрне ничек зарыгып көтеп алган булсак, хәзер яңгыры да тансык була башлады. Ләкин синоптиклар бүген дә коры һава торышы вәгъдә итә.

Бүген, 21 май көнне республика халкын алмашынучан болытлы һава торышы көтә. Явым-төшемнәр булмаячак. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 4-9 м/с җитәчәк, урыны белән 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15˚ булса, көндез термометр баганалары +22..+27 градус җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев