Акция Президент башлангычы белән игълан ителде, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында оештырылды.
Аның максаты – Covid-19 пандемиясе чорында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү. Новый поселогыннан Тукай районы авылларына азык-төлек җыелмалары таратырга 8 автобус чыгып китәчәк. Җыелмалар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, матди кыенлык кичерүче гаиләләргә бирелә. Әлеге чара дәвамлы булачак: пакетларның беренче партиясе 5 майга кадәр, икенчесе 10 майдан соң таратыла. Бу акциягә Тукай районы да кушылды: авыр хәлдә калган гаиләләр өчен 100 җыелма-пакет әзерләнде.
Нет комментариев