Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихчылар китап палатасында район газеталары белән танышып булмавын әйтте

"Анда берәүне дә кертмиләр, бу - ябык зона", - диде тарихчы Фәйзелхак Ислаев. Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев Татарстан Дәүләт китап палатасы эшчәнлегеннән канәгать түгел. Бу хактагы фикерен ул бүген Казанда II Бөтендөнья татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында уза торган методик семинарда әйтте. "Элек китап палатасы бар...

"Анда берәүне дә кертмиләр, бу - ябык зона", - диде тарихчы Фәйзелхак Ислаев.

Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев Татарстан Дәүләт китап палатасы эшчәнлегеннән канәгать түгел. Бу хактагы фикерен ул бүген Казанда II Бөтендөнья татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында уза торган методик семинарда әйтте.

"Элек китап палатасы бар иде. Анда һәрвакыт тәртип булды, син киләсең һәм һәрвакыт елмаеп каршы алалар, тиз арада ярдәм күрсәтәләр, кирәкле басмаларны табып бирәләр. Без үзебезгә кирәкле мәгълүматны тиз арада укый ала идек. Ә хәзер без бу бәхеттән мәхрүм. Нигә 8 март урамындагы китап палатасы шуның кадәр озак вакыт эчендә үз эшен җайга сала алмый", - диде тарихчы.

Аның соравына "Гасырлар авазы" - "Эхо веков" журналы мөхәррире урынбасары Гөлназ Латыйпова 8 март урамындагы китап палатасында уку залы хезмәткәре хезмәт күрсәтүен әйтте.

"Район газеталары укырга телим. Әмма инде берничә ай дәвамында мондый мөмкинчелек юк. Бу эш оештырылмаган, ябык зона. Анда беркемне дә кертмиләр", - диде Ислаев.

Гөлназ Латыйпова исә район басмаларының бер өлеше 8 март урамында урнашкан бинада, калган өлеше Кави Нәҗми урамындагы бинада саклануны әйтте.

"Аларны заказ белән алып укып була. Хәзерге вакытта 8 март урамына килә торган район газеталары вакытлыча Кави Нәҗми урамына күчерелде. Ә документлар белән элеккечә китап палатасында танышырга мөмкин", - диде редактор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев