Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннардан сакланыйк

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. 

Роспотребнадзорның районара бүлеге башлыгы Марат Гыйрфановның хәбәр итүенчә, май башыннан район үзәк дәваханәсенә талпаннан зыян күргән 10 авыру мөрәҗәгать иткән. Шуларның өчесе – балалар. Авырулар Яңа поселогы, «Татарстан» совхозы, Комсомолец, Круглое Поле поселоклары, Иске Байлар, Калмия, Мәләкәс, Куады, Иске Җирекле авылларыннан. Җиде очракта тешләгән талпаннар лабораториягә тикшерү өчен җибәрелгән. Бер талпанда боррелиоз барлыгы ачыкланган, дүрт талпанда бер куркыныч та табылмаган. Өч талпан зыян күргәннәр тарафыннан алынган, әмма лабораториягә җиткерелмәгән. Барлык зыян күрүчеләргә дә дәвалану билгеләнгән. 
Билгеле булганча, талпан энцефалит һәм боррелиоз дигән куркыныч авырулар китереп чыгара, алар баш һәм арка миен зарарлый. Энцефалиттан саклану өчен кешегә иммуноглобулин кадала, ә боррелиозны булдырмас өчен бактериаләргә каршы препаратлар билгеләнә. Әлеге профилактика чарасы бу авыруларны йоктыру куркынычын берничә тапкырга киметә.
Талпан тешләгән очракта,беренче булып якында урнашкан травматология пуктына яки дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанда энцефалит вирусы табылган очракта, 96 сәгатьтән дә артык булмаган вакыт эчендә, иминият полисын алып, үзегез теркәлгән дәваханәгә килү сорала. Биредә авыру кешегә вируска каршы иммуноглобулин кадалачак. Сезгә кадалган талпанда боррелиоз вирусы табылган очракта да биш көннән дә соңга калмыйча дәваханәгә килү мәҗбүри.
Талпан тешләгән урынны бер ай дәвамында күзәтеп торырга, көненә ике тапкыр тән температурасын үлчәргә кирәк. Температура күтәрелсә, талпан тешләгән җирдә, тәндә кызарган таплар барлыкка килсә, дәваханәгә мөрәҗәгать итү сорала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек Тукай районы талпан

2
X