«Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә» иҗади гаилә проектлары республика бәйгесендә «Альбомнар» номинациясендә 4-6 яшьлек балалар арасында безнең районнан Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илһам Ганиевның (җитәкчесе Г. Ганиева) иҗат эше III призлы урынга лаек булды. «А дан Я га кадәр - сәламәт гаилә» номинациясендә 11-14 яшьлек балалар...
«Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә» иҗади гаилә проектлары республика бәйгесендә «Альбомнар» номинациясендә 4-6 яшьлек балалар арасында безнең районнан Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илһам Ганиевның (җитәкчесе Г. Ганиева) иҗат эше III призлы урынга лаек булды. «А дан Я га кадәр - сәламәт гаилә» номинациясендә 11-14 яшьлек балалар арасында Бәтке урта мәктәбе укучысы Александра Брицова (җитәкчесе А. Мохото) шулай ук III урынны яулады, дип хәбәр итте районның тәрбия эшләре үзәге директоры Г. Гәрәева.
Нет комментариев