Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать тә бу көнне елады...

Батырлык төшенчәсе күп кешеләр өчен тирән мәгънәгә ия. Суровка авылында гомер итеп, махсус хәрби операциягә киткән Денис Щипицин өчен дә бу буш сүз түгел иде. Шәхси батырлыгын хәрби хезмәте вакытында күрсәтеп, Денис күпләрнең хәтерендә, күңелләрдә һәм йөрәкләрдә кайнар эз калдырды...

Әлбәттә, эш батырлыкта гына түгел. Денис кеше буларак та, тормышка карашы, якыннарына, дусларына һәм якынтирәдәге кешеләргә мөнәсәбәте белән дә искиткеч киң күңелле, олы йөрәкле кеше булган. Бу хакта егетнең әнисе, Ирина Щипицина хәзер күз яшьләре аша искә алып сөйли.

«Ике улым – ике кулым»

– Дениска кечкенә чакта... – Ирина Ивановна туктап кала. Бер кат тын ала да, өзелеп калган сүзен дәвам итә. – Денис исеме «җор күңелле» дигән мәгънәгә ия. Табигате белән Денис аз сүзле, ләкин шат күңелле егет иде. Кайчан карама гел елмаеп торды. Элек, Тукай районына күчкәнче, шәһәрдә яшәдек бит. Трамвайда барган чакта да ул таныш түгел кешеләр белән күз кысыша, шаярта иде. Балалар бакчасында һәрвакыт кызларны яклый торган булды, – әни кеше үткәннәрне искә ала да, аның йөзе бер мизгелгә яктырып китә.

Аннары, ул үзләренең ничек итеп шәһәрдән районга күчеп килүләре турында сөйли. Суровка авылында яши башлагач, яңа мәктәптәге сыйныфташлары да Денисны тиз арада үз итә. Яшьтәшләре хөрмәт итеп, аңа тартылып торалар. Денис баскетболны яратып уйный торган була, техника белән җенләнә. Мотоцикл лар, машиналар янында көне-төне буе кайнаша. Әтисе Олег Владимирович һәм абыйсы кебек ул да автослесарь һөнәрен ала. Шул белгечлеге буенча эшли.

– Оста буларак, хез мәт тәшләре һәм җитәкчелек ул ларымның эшен югары бәяли иде. Өлкән улымны әле дә эш урынында түземсезлек белән көтәләр. Эштә алар һәммәсенә дә үз акыллары белән ирештеләр. Үз һөнәрләренә бәйле белемнәрен гел тирәнәйтеп, камилләштерергә тырыштылар...

Беләсезме, без гаиләбез белән патриотлар. Минем каенатам Владимир Ильич Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәне булган. Тормыш иптәшем Олег исә Әфганстан сугышында ике ел ярым хезмәт итте. Һәм шулай килеп чыкты ки, олы улыбыз да, кечесе Денис та повестка килү белән военкоматка киттеләр. «Бабай тыл ветераны, әти әфганчы, энем махсус хәрби операциядә. Мин дә өйдә утырмыйм», – дип олысы ике уйлап тормады – хәрби хезмәткә барды. Шул чакта күпләрдән: «Нигә син аларның икесен дә анда җибәрдең? Берәрсен калдырырга идең», – дигән сүзләр ишетергә туры килде. Ә мин кемне калдырырга тиеш идем? Ничек? Минем ике улым – ике кулым. Миңа аларның икесе дә кирәк. Махсус хәрби операциягә китү дә балаларымның үз карары иде. Ә калганын язмыш хәл итте...

«Тормыш кыска – бар ямен тоеп яшәргә кирәк!»

Махсус хәрби операция зонасына киткәч тә Денис әти-әнисе, тормыш иптәше Алена белән гел хәбәрләшеп тора. Соңгы тапкыр сөйләшүләрендә дә ул ун көн дәвамында элемтәгә керә алмаячагы турында якыннарын алдан кисәтеп куйган була. Ләкин әйтелгән вакыт үткәннән соң, егеттән бер хәбәр дә килми. Алена ирен башка хәрбиләрнең якыннары аша: «Щипа» турында берәр нәрсә ишеттегезме?» – дип язып эзли, гаилә Россия оборона министрлыгына да мөрәҗәгать итә. Денисның абыйсы да: «Мин аны эзләп табам», – дип якыннарын тынычландырырга тырыша.

Тиздән, Щипициннар белән Денисның «Лука» чакыру исемле хезмәттәше элемтәгә керә.

– «Гафу итегез, элемтә начар, сезгә шалтырата алмадым... Авыр кайгыгызны уртаклашам», – дип хәбәр язып җибәрде ул. Без ни уйларга да белмәдек. Күңелебез сизенеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңласак та – ышанасы килмәде. Аннары, «Лука» шалтыратып, безгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, – дип искә ала авыр мизгелләрне Ирина Щипицина.

Алты кешедән торган элемтәчеләр төркеме задания буенча икенче бер хәрбиләр төркеме белән очрашуга чыгып китә. Денис Щипицин биредә бүлек командиры була. Төркем, очрашырга тиешле хәрбиләр янына барып җиткәндә, элемтәчеләр дроннар тавышын ишетеп ала. Денис һәм «Асбест» чакыру исемле солдат дроннарның игътибарын үзләренә җәлеп итеп, аларны хәрбиләр төркеменнән читкә алып китә башлый. Аннары, дошман ягыннан миномет уты ачыла. Элемтәчеләрнең икесе яралана, икесе һәлак була. Шул ике егетнең берсе – Денис булып чыга...

– Улыбызның һәлак булуы турында шулай белеп алдык... – дип, моңарчы тын утырган Денисның әтисе Олег Щипицын да телгә килә.

Денис Щипицинны җирләргә алып кайткач, аның якыннары хушлашуга бары тик иң якын кешеләрен, туганнарын гына чакырган булалар. Ләкин, һәлак булган батырны соңгы юлга озатырга бу көнне бихисап кеше килә.

– Без Денисның дуслары күп булуын белә идек. Ләкин бу кадәр икәнен күз алдына да китерә алмаган идек. Алар бер-берсенә социаль челтәрләр аша язып, улыбыз белән булган фаҗигале хәбәрне таратканнар. Денисны җир куенына салган көнне, зиратка улыбызның шәһәрдәге һәм авылдагы барча дуслары, танышлары, бар авыл халкы килде. Алар хәзер дә безне онытмыйлар. Шалтыратып, хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Денисның каберенә кайчан килсәк тә, анда һәрвакыт яңа чәчәкләр, конфет ише әйбрләр тора. Улыбызны шөкер онытмыйлар, аны хөрмәт итеп, хәтердә яшәтәләр. Ә без һәр иртәдә Денис турындагы уйлар белән уянабыз, аның хакта уйлап – йокыга китәбез...

Үткән ел диңгезгә ялга баргач, улыбыз: «Өйдә ятмыйк!» – дип безне һәр көн яңа пляжларга, яңа урыннарга алып бара иде. «Тормыш кыска – бар ямен тоеп яшәргә кирәк», – ди иде. Шундый авыр... – дип, ана кеше елап җибәрә...

«Батырлык ордены» тапшырдылар

Хәрби хезмәте вакытында кылган батырлыгы өчен, Денис Олег улы Щипицин исеменә бирелгән «Батырлык ордены»н күптән түгел аның тормыш иптәшенә – Алена Щипицинага тапшырдылар. Орденны тапшыру чарасында район башлыгы Фаил Камаев, Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, Новотроицк авыл җирлеге башлыгы һәм башкалар катнашты.

– Нинди генә сүзләр әйтсәк тә, алар сезнең йөрәктә булган хәсрәтне тарата алмас, әлбәттә. Сезнең ирегез, улыгыз безнең ил, аның иминлеге, тынычлыгы хакына, хезмәттәш иптәшләренең гомерен саклап калу теләге белән зур батырлык кылды. Аның кыюлыгы, чын ирләр генә кабул итә торган адымы өчен ул зур хөрмәткә лаек. Ул сезнең дә, безнең дә хәтердә мәңге яшәячәк, – диде геройның якыннарына Фаил Мисбах улы.

Шулай ук, Денис Щипицинның быелгы көздә тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаячак бердәнбер баласы – кызы Софиягә кирәкяраклар тутырылган мәктәп букчасы да тапшырылды.

– Без йөрәкне тырмап торган, күңелне әрнетүче авыр хәсрәтне, хисләрне һәм күз яшьләрен балага күрсәтмәскә тырышабыз. Әнигә дә рөхсәт итмим. Минем кайгырганымны күргәч, София борчыла башлый. Ул болай да әтисен юксынып, еш искә алып тора. Иремнең абыйсының тормыш иптәше белән бер-беребезгә терәк булырга тырышып, ярдәмләшеп яшибез, – диде Алена Щипицина нык булырга тырышып.

Бу көнне күк йөзе дә кара болытлар белән сарылып, коеп яңгыр яуды. Гүя табигать тә шулай үзенең батыр улын юксынып, хәсрәтләнә иде.

Денис Щипицин якын на - рының гына түгел, дус ла ры ның, бар район халкының хәтерендә мәңге яшәячәк. Аның батырлыгы исә – яңа буынга патриотик үрнәк, үз иленә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев