Яңалыклар

Сыйныф җитәкчесе хезмәтен бәяләп

Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. 1 сентябрьдән республикада 22,4 мең сыйныф җитәкчесе хезмәт хакына 5 мең сум өстәмә акча алачак.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Нет комментариев