СВОда һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга зур сумма акча биргән
Казанда яшәүче хатын-кыз әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң алган акчасын мошенникларга тапшырган. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов кисәтә: мондый шалтыратуларга ышанмаска һәм акча күчермәскә.
Казанда яшәүче бер хатын-кыз әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң алган акчасын мошенникларга күчергән – барлыгы 6 миллион сум, өстәп банкомат аша тагын 1 миллион сум җибәрелгән. Бу хәл узган елның декабрендә булган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов Татар-Информ хәбәрчесенә.
Мошенниклар социаль челтәрләрдә СВОга бәйле төрле чатлар һәм төркемнәр аша ялган сайтларга сылтамалар урнаштыра, телефон аша аз күләмдә акча сорап, аннары акча террорчылык оешмаларына киткән дип куркыта. Йосыпов кисәтә: туганнар мондый тәкъдимнәргә ышанмаска, акча күчермәскә һәм барлык шалтыратуларны җитди кабул итмәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев