Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Супер әби» булу өчен 13 әби көчен сынаячак

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында райондашларны районкүләм мәдәни чараларда катнашырга һәм тамаша кылырга чакыралар. 29 сентябрь көнне сәгать 12дә Иске Дөрештә «Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр» дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үтә. Анда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килер дип көтелә. 1 октябрьдә Түбән Суыксу мәдәният йортында 13 әби «Супер әби» бәйгесендә...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында райондашларны районкүләм мәдәни чараларда катнашырга һәм тамаша кылырга чакыралар. 29 сентябрь көнне сәгать 12дә Иске Дөрештә «Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр» дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үтә. Анда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килер дип көтелә. 1 октябрьдә Түбән Суыксу мәдәният йортында 13 әби «Супер әби» бәйгесендә көчләрен сынаячак. Чара сәгать 12дә башлана. 8 октябрьдә сәгать 11дә Кнәз мәдәният йортында гаилә династияләренең «Төп йорт» дип исемләнгән район сайлап алу туры уза. 14 октябрь көнне исә Круглое Поле поселогында шушы фестивальнең зона туры үтәчәк. Анда якын-тирәдәге 9 районнан гаиләләр килүе көтелә. Бәйге сәгать 11дә башлана. Боларга өстәп, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәр авыл җирлегендә төрле кичәләр уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев