Россия Президенты Владимир Путин повестка буенча военкоматка нигезле сәбәпсез килмәгән өчен штраф күләмен 10-30 мең сумга кадәр җиткерү турында законга кул куйган.
Моңа кадәр аның иң зур күләме 5 мең сум тәшкил иткән. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында пәйда булган. Хәрби комиссариатка үзенең яшәү урыны, гаилә хәле, эш яки уку урыны, белеме яки яңа урынга күченүе (теркәлмичә) турында мәгълүматлар тапшырмаган хәрби бурычлыларга да 5 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.
25 июльдә Дәүләт Думасы военкоматка килмәүчеләргә штрафлар күләмен арттыру турында законны икенче һәм өченче укылышларда кабул иткән. Соңрак аны Федерация Советы хуплаган.
Нет комментариев