Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сталинград өчен көрәш "

1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армиянең Сталинград астында контр һөҗүмнәре башлана. Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында һәм Икенче бөтендөнья сугышында иң бөек сугышларның берсе. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Кече Шилнә урта мәктәбе» базасында әлеге истәлекле дата буенча чара уздырды.

         Чара укучыларда Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Чараның төп бурычлары-укучыларны Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын күрсәтү, үз илеңнең үткәненә һәм хәзергесенә хөрмәт тәрбияләү.

         Әлеге чарада 23 бала катнашты.

         Чара барышында "Сталинград өчен көрәш" видеоролигы тәкъдим ителде, каралган ролик буенча викторина уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев