ТР Икътисад министрлыгы республика бюджетыннан 2013 елда субсидия бүлеп бирү өчен социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциянеке булмаган оешмалар арасында конкурс баруын хәбәр итә.
Проектлар түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: социаль ятимнәргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшырту, инвалидларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, шул исәптән чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда булышу, өстәмә белем бирү, фәнни-техник һәм сәнгать, спорт өлкәләрен үстерү, милләтара эшчәнлекне җәелдерү, әйләнә-тирә мохитне саклау, социаль яктан якланмаган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә законлы ярдәм күрсәтү һ.б.
Нет комментариев