Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сокланырлык итеп яшиләр

Безнең Таулар авылында Тәгъзимә һәм Фәйзерахман Шаеховлар яши. Алар бар яктан да үрнәк гаилә. Авылда иң матүр йорт, иң матүр капка кемнеке дисәң, Шаеховларныкы. Капка төпләрендә үк чәчәкләр, агачлар үсеп үтыра. Алтын төстәге бизәкләр үрелгән капкаларын ачып керүгә, үзеңне оҗмах бакчасына кергәндәй хис итәсең.

Зәвык белән төзелгән 2 катлы йортларын һәр яктан гүзәллек чорнап алган. Чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк! Төз наратлар арасыннан әкият герөйлары карап тора. Бөрынгы җиһазлар яныныда төрле әш кораллары: табагач, урак, каба, орчык… Ап-ак җәймә белән капланган бишектә бала йоклый. Чыбылдык әчендә әби белән бабай серләшеп утыра. Ясалма күлләрдә үрдәкләр йөзә. Җәйге өйләрендә самөвар кайный. Түрдәге сәкедә суккан чүпләмле паласлар, чигелгән сөлгеләр.

Тау битендә яшелчә бакчасы. Монда исәпсез-хисапсыз яшелчә түтәлләре. Ялгыш та чүп үләне күрмисең. Бакча итәгендә хш исле печән кибәне үтыра. Хуҗалар мал асрарга да вакыт таба: кәҗә, тавыклары йөри.

Өч ир-егет үстергән Тәгъзимә белән Фәйзерахман ял да итә, эшли дә беләләр. Авылны төзекләндерү чараларын оештырүга зур өлеш кертәләр.

Файзрахман зиярат чистарту эшләрендә дә башлап йөри. Коены чистарту, яңарту эшен дә җитәкләде. Аллаһының рәхмәте яусын аңа.

Менә шүлай яшәүнең ямен табып, тырыш хезмәт, бәрәкәтле тормыш белән яшиләр Шаеховлар гаиләсе. Алдагы көннәрендә дә муллык, иминлек, саулык юлдаш бүлсын аларга.

Фәйрүзә Габидүллина, Таулар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев