Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьлелек һәм кичерү ае

Сөенеп көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Аллаһы Тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тоттык, теләкләр теләдек, кулдан килгән кадәр изгелекләр кылырга. тырыштык. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Соңгы елларда район мәчетләрендә Ифтар мәҗлесләре үткәрү гадәткә керде. Шул
уңайдан изге Рамазан аена һәркайсыбызның хөрмәт белән каравы да артты. Бу
шәфкатьлелек һәм гөнаһларны кичерү ае да-- Аллаһның рәхмәте өчен күпме савап
эшләп була.
“Күзкәй” мәчетенә Ифтар мәҗлесенә чакыргач,сөенечем артты. Ифтарны көтеп
алу, андагы очрашуларны күз алдына китерү күңелгә үзенә бер төрле кабатланмас
шатлык өсти бит ул. Күмәкләшеп вәгазь тыңлау, намаз уку , авыз ачу, аннары
ризыклы өстәл янында авылдашлар белән бергәләп ризык җыю кабатланмый
торган куанычлы мизгелләр. Билгеләнгән вакытка мәчеткә кешеләр агыла башлады.
Күбесе белән яхшы таныш, элек белмәгән кешеләр белән дә рәхәтләнеп
аралашасын, дуслашасың, чөнки күңелдә—шәфкатьлелек, яхшылыкка омтылу.
Мәчет алдына җыелган авылдашлар арасында 30 ел буе сәхнәдә милли
йолаларыбызны, әби-бабайларыбыз язып калдырган хәтирәләрне, динебез, туган
телебезне саклауга өндәгән тамашалары белән халкыбызга рухи тәрбия мәктәбе
булып хезмәт иткән “Әллүки”фольклор ансамбленә йөргән чордашларны күргәч,
куанычым эчемә сыймады—алар электән үк дөрес юлда иде шул.
Быел ифтарны мәчеттә аеруча еш үткәргәннәрен дә белеп тордым. Гаилә белән
дә, коллектив белән бергәләшеп тә оештырдылар. Ә бүгенге ифтарны авылның
хөрмәтле кешеләре: Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмәт бабайның оныклары,
үсмер чагыннан торф чыгарырга, урман кисергә йөргән сугыш чоры баласы Рәхилә
һәм әтиләре Факил Фатыйховларның кызлары Зәрия белән Сәрия һәм аларның
гаиләләре газизләренең рухына багышлап оештырдылар(кабуллардан булсын).
Мәҗлес, гадәттәгечә, авыл хәзрәте Илнур Фәрхетдиннең вәгазе белән башланды.
Ул сөйли башласа, кем әйтмешли, күңелне үзенә, сүзләренә бәйләп куя белә: матур,
нәфис әдәби тел, фикер төгәллеге, инандыру сәләте һәм, әлбәттә, аның дини
тәгълиматлардан яхшы ук хәбәрдар булуы. Соңгысы чыгышларына аеруча әһәмият
өсти.Элек җаваплы эшләрдә эшләгән Фәйсүн Шафиковның күңелгә ятышлы мәкам
белән Коръән сурәсен укуы да минем өчен ачыш булды. Менә бит, шөкер,
мөмкинлек тугач, акырынлап динебезгә кайтабыз, телебез дә, динебез дә сакланыр

Аллаһы бирсә. Ифтарга килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы, кечкенә
балаларның катнашуы да моңа ишарә.
Авылыбыз улы Илнур мәчетнең эшчәнлеген иң беренче бирегә яшьләрне тарту,
балалар белән эшләүдән башлап та бик дөрес юнәлеш алды. Аның девизы:ялгыз
гына күп эш майтарып булмый, бергәләп алынырга кирәк. Моның өчен оештыру
сәләте таләп ителә, ә ул Илнур хәзрәткә тумыштан бирелгән. Әбисе догалы нигезнең
генә түгел,авылның Ак әбисе иде, әтисе Зөфәр (урыннары җәннәттә булсын) партия
идеологы, оста оратор иде. Беркайчан да сүзе эштән аерылмады.Кызганыч, гомере
иртә өзелде. Алма агачыннан ерак төшми дигән гыйбәрә бар. Илнур да гомерен
кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган әтисенең лаекы дәвамчысы—кеше рухына
иман нуры өстәүче. Җиңел вазыйфа түгел.Әмма шушы кыска гына вакыт эчендэ дә
ул авыл мәчетен төрле яшьтәге кешеләр яратып йөри торган җылы учакка
әверелдерде.
Ифтар мәҗлесенә бу юлы да алтмыштан артык кеше килгән иде. Урын таррак инде
хәзер, шуңа күрә яшь хәзрәтнең планы зурдан—мәчеткә янкорма төзетү хыялы
белән яши. Кирәкле кайбер төзү материалын кайтарып өйгәннәр инде. Тик менә
аларның бәяләре хәзер чамадан тыш күтәрелде.Монысы киләчәк планнары. Ил
төкерсә, күл булыр дигәннәр борынгылар, бәлки кирәкле кешеләр ишетер,яхшыга
өметләник.
Ифтар мәҗлесендә аны оештыручыларының дога өмет итүче мәрхүм газизләре
рухларына, аерым исемләп әйтеп, дога кылынды.ШӘригать кануннары кушкан
ризыклар мулдан әзерләнгән иде:” Үзем дә дингә тагын да якынайган сыман
булдым, күңелләр сафланып китте. Бигрәк тә әтием, әнкәем белән якынайган кебек
тоелдым. Ифтар берләштерә, догалар кабул була, диләр. Бар туганнарыбыз белән
ниндидер бер рәхәтлек, җиңеллек кичерәбез. Җыелган, кул ктәреп дога кылган
авылдашларга, әлбәттә, Илнур хәзрәткә зур рәхмәт”, диде Зәри Вакил кызы
кунакларны озатканда.
Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев