Сергей Морозовның китабы тәкъдим ителде һәм Елизавета Зоринага мемориаль такта ачылды
Үткән атнаның җомгасында Ильбухтино авылында «Туган көнең белән, авылым!» дигән бәйрәм узды. Әлеге тантаналы чара авылга 365 ел тулу уңаеннан оештырылды, шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Сергей Морозовның «Җиңү көненең мәңгелек язы» («Победы вечная весна») дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Бәйрәмебезне матур да, җылы да итеп, Кече Шилнә авылының китапханә мөдире И. Крапивина алып барды. Балалар авыл турында булган шигырьләрне (аларны Ильбухтино авылы китапханә мөдире Т. Морозова әзерләде) сәнгатьле дә, хисле дә итеп сөйләде. Үзләренең искиткеч гүзәл җырларын һәм дәртле биюләрен «Сударушка» (Кече Шилнә), «Росинка» (Олы Шилнә) фольклор коллективлары, Яр Чаллыдан килгән кунакларыбыз - «Камские родники» рус җырлары ансамбле үзешчәннәре бүләк итте. Н. Подъячева, И. Ардюкова, А. Велидовларның чыгышы да җыелган халыкның күңеленә хуш килде.
Бәйрәмдә тыл ветераннарын, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, шулай ук авылның иң өлкән кешесе, 40 ел гомерен авыл китапханәсендә эшләүгә багышлаган В. Шатунованы, фидакарь хезмәтләре өчен югары дәүләт бүләкләренә ия булучыларны зурладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Истәлекле чарада Ильбухтино авылының беренче укытучысы Елизавета Зоринага мемориаль такта ачу тантанасы да булып үтте. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән 1945 елда ук бүләкләнгән булган. Аның турында тулырак мәгълүматны райондашларыбыз «Җиңү көненең мәңгелек язы» («Победы вечная весна») китабыннан да укып белә алалар.
«Туган көнең белән, авылым!» бәйрәме искиткеч матур фейерверк белән тәмамланды. Әлеге чарадан барча кеше дә канәгать калды.
P.S. Ильбухтино авылында үткән бәйрәмнән фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев