Яңалыклар

Сайлауларда алдан тавыш бирү башланды

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2 сентябрьдә район территориаль сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирү башланды. Алты кеше, гариза язып, тавыш бирде. Алдан сайлауларның сәбәпләре: өч сайлаучы - кичектергесез командировкага, ә өчесе, чираттагы ялы туры килеп, ялга еракка киткән. Территориаль сайлау комиссиясендә алдан сайлаулар 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 9 сентябрьдән исә алдан...

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2 сентябрьдә район территориаль сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирү башланды. Алты кеше, гариза язып, тавыш бирде. Алдан сайлауларның сәбәпләре: өч сайлаучы - кичектергесез командировкага, ә өчесе, чираттагы ялы туры килеп, ялга еракка киткән. Территориаль сайлау комиссиясендә алдан сайлаулар 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 9 сентябрьдән исә алдан тавыш бирү участок сайлау комиссияләрендә дә башланачак.
фото ru.delfi.lt сайтыннан

Нет комментариев