Шахматта акыл көче кирәк
Бу атнаның дүшәмбесеннән «Кечкенә шахматист» районкүләм шахмат турнирының сайлап алу этабы башланган иде.
Ел саен уздырылучы әлеге шахмат турнирының әлеге этабы бү ген тәмамланды. Анда районның барлык балалар бакчаларында тәрбия ләнүче 57 яшьлек сабыйлар зи рәк лектә көч сынашты. Аларның һәм мәсе дә җиңү яуларга тырышып, шах мат уенына бирелеп уйнады. Кечкенә спортчылар әлеге уенга карата булган җитди мөнәсәбәтләре, тиз уйлый белү сәләтләре, фи гураларның йөрешләрен алдан ук уйлап куюлары белән олыларны гаҗәпләндерделәр. Тур нир мәктәпкәчә балаларны интеллектуаль яктан үстерү мөм кин лекләренең берсе буларак, шахмат уенын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча һәр бакчадан финалга берешәр финалист узды. Әлеге балалар 27 мартта, Новотроицкое авылындагы «Ромашка» балалар бакчасында турнирның финал уеннарында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев