Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саннарда кеше язмышлары

Агымдагы елның ярты елы эчендә Татарстанда үлем-китем белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре кимегән.

Бу хакта ТРсы Премьер-министры урынбасары, ТРсы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТРсы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендәге, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТРсы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында әйтелде.

Мисал өчен, Татарстан территориясендә 1,5 мең авария теркәлгән, аларда 114 кеше һәлак булган һәм 1,8 меңе яраланган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 43кә арткан, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 14 кешегә һәм яраланучылар саны 8 кешегә кимегән.

6 ай нәтиҗәләре буенча Тукай районындагы автомобиль юлларында 29 авария булган. Аларда бер бала һәлак була, 51 кеше яралана. Узган елның шул ук чорында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булып, 54е зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев