Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым хезмәтендә ачык ишекләр көне

2012 елның 20 һәм 21 апрель көннәрендә Россия салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.

Татарстан Республикасындагы барлык территориаль салым инспекцияләре гражданнарны 20 апрельдә - 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә, 21 апрель көнне (шимбә) 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

Әлеге чара барышында 2012 ел декларация кампаниясе турында күбрәк мәгълүмат алырга һәм физик затларның кеременә карап алына торган салым күләме турында декларация төзү буенча гамәли киңәш тә алырга мөмкин булачак. Салым органнары хезмәткәрләре шулай ук программа белән тәэмин ителгән компьютер белән эшләргә, салым декларациясенең электрон формасын тутырырга яки онлайн-сервис хезмәтенә мөрәҗәгать итү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең сайтына керергә өйрәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ачык ишеклђр кљне