Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлауларда юбилей белән котладылар

Россия Президенты сайлауларының соңгы көнендә, ягъни 17 мартта Югары Байлар авылында көн итүче Мәүлидә Исламова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мәктәптә алты сыйныф белем алып чыкканнан соң, Мәүлидә апа авылдагы хуҗалыкта хезмәт итә башлаган. Биредә ул яшелчәче дә, терлекче дә булып эшләгән, кырда да тир түккән. Үсә төшкәч, аңа сарык карау эшен дә ышанып тапшырганнар. Шул ышанычларын аклап, кыз тырышып эшли һәм менә дигән нәтиҗәләргә ирешә: ел саен 100 сарыктан 150дән дә ким булмаган санда сарык бәтиләре туа, кыз аларны тәрбияләп үстерә. Ул вакытларда республика буенча бу иң югары күрсәткечләрнең берсе була.

1961 елда хезмәт сөючән, алдынгы хезмәткәр булып саналган Мәүлидә «Чәчәкәле» хуҗалыгының исәпчесенә, Флүр дигән егеткә кияүгә чыга.

Мәхәббәтле һәм тату тормышта алар 62 ел бергә гомер кичереп, өч кыз, бер малайны башлыкүзле итәләр. Хәзерге вакытта Исламовлар 12 онык һәм 12 оныкчык өчен яраткан әби белән бабай.

– Бер көн дә эшсез утырганым булмады. Бала туып, декрет ялында чакта да кырда эшләүчеләр өчен ризык пешердем. Шул трактор руле артына гына утырмаганмындыр инде. Ә болай бар эшкә дә тотындым. Савымчы, дуңгыз караучы – нинди эш кушсалар да аны намуслы, җаваплылык белән эшләргә тырыштым. Лаеклы ялга чыккач та, ярдәм кирәк булганда гозерләрен кире какмадым, эшкә ярдәм итәргә дип чыга торган идем, – диде Мәүлидә Нурулла кызы, мөләем елмаеп.

Районның хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрен Рәхмәт хаты аркылы юбилей белән ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та тәбрикләде. Аның хатында менә шундый юллар бар: « Хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, эш вакытында туган сорауларны кичектергесез рәвештә хәл итә белү сыйфатларын күрсәтеп, Сез гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз».

Юбилей көнендә Мәүлидә Исламованы сайлау участогында ук зурлап, чәчәк бәйләмен, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Галиев, районның ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вәҗиева килде. Мәүлидә апага җылы тәбрикләү сүзләрен участок комиссиясе әгъзалары да, юбилярның балалары, оныклары да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев