Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаяннар һәм тапкырлар очрашты

Чәршәмбе көнне Яңа поселогында шаяннар һәм тапкырлар клубының «Мәктәп движы» дип аталучы юмор уеннарының финал өлеше узды. «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә оештырылган ШТК бәйрәме бу көнне гөрләп, онытылмаслык булды.

— Балалар хәрәкәтендә эшләгәч, аларның шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарын уздырырга кирәк дигән тәкъдимнәрен ишеттек тә, каршы килмәдек. Әлеге уеннар районда беренче тапкыр уздырыла һәм аңа без үткән елның ноябрь аеннан ук әзерләнә башладык. Бүген сәхнәдә 22 мәктәп командалары көч сынаша. Киләсе ШТК уеннарында аларның саны тагын да күбрәк булыр, чара тагын да матуррак узачак дигән өметтә калабыз, — дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлек җитәкчесе Айрат Насыйров.

Финал уеннарында исә чәршәмбе көнне 9 команда чыгыш ясады. Бу: «Файербол» (Иске Абдул авылы мәктәбе), «ВШК» яки «Шаян мәктәп командасы» (Калмия мәктәбе), «Оеткы» (Күзкәй авылы мәктәбе), «Мастера смеха» (Комсомол мәктәбе), «Ребята с нашего двора» (Новотроицкое мәктәбе), «Супер Керәшен» (Мәләкәс авылы мәктәбе), «Борыч орлыклары» (Биклән мәктәбе), «Суыксу» (Түбән Суыксу мәктәбе), «Вагончики» (Круглое Поле поселогы мәктәбе) командалары.

Залда утырган тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырганнан соң, команда уенчылары бераваздан «Беренчеләр хәрәкәте» «кричалка»сын әйттеләр. Мәдәният йорты сәхнәсендә һәм тамаша залында булган балаларның «Бездә көч! Бездә дәрт! Хәрәкәттә бәрәкәт!» дигән сүзләреннән соң, һаммәсен уен кагыйдәләре, аның тәртибе белән таныштырдылар. Финал уены өч конкурстан: визитка, разминка, фото-разминкадан торды.

Беренче визитка конкурсында мәктәп командалары үзләрен иҗади яктан танытып, юморга оста, тапкыр икәннәрен күрсәттеләр. Шактый команда уенчылары мәктәп ашханәсе, «Беренчеләр хәрәкәте», укытучылар, имтиханнар темасына шаярды. Разминкада исә, уенчылар жюри әгъзалары катнашында тәкъдим ителгән биремнәргә җавап бирергә, юмор осталыкларын тагын бер тапкыр күрсәтергә туры килде. Әйтик, Айдар Маратовичның мәктәп автобусы йөртүчесе булып: «Каешларыгызны эләктерегез! Юк икән — беркая бармыйбыз» — дигәненә, командалар кызыклы, шаян җаваплар әйтте. Мәсәлән алар: «Айрат Маратович, әллә сезне «Беренчеләр хәрәкәте»нән кудылармы?», «Ә без беркая да барырга җыенмыйбыз», «Басып торган килеш каешны эләктереп булмый бит ул» дип, тамашачыларны көлдерделәр.

Фото-визитка конкурсында исә уенчылар экранда күрсәтелган фотосурәтләргә карап шаярдылар һәм залдагы тамашачыларны, җанатарларны рәхәтләндереп көлдерделәр. Җанатарлар дигәннән, һәр команданың җанатарлары финал уеннарына тырышып әзерләнгәннәр. Үзләренең командаларына теләктәшлек күрсәтеп, аларга көч биреп тору өчен, алар плакатлар ясап, шарлар тотып килгәннәр, һәр чыгыштан соң барабан кагып, команда исемнәрен кычкырып, аларга дәррәү алкышладылар, уенчыларны дәртләндереп тордылар.

Ниһаять, финал уеннарының нәтиҗәләрен ясау вакыты да җитте. Жюри әгъзалары өч конкурс буенча командаларга бәя биреп, «Мәктәп движы»ның жиңүчесен әйтергә, уенда иң якты, истә калган артистларны зурларга әзер булдылар.

Җиңүчеләрне атаганчы, сәхнәгә иң элек район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.

— Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарында бүген мәктәп укучылары чыгыш ясады. Минемчә, финал бик матур, шаяртуларга, күңелле мизгелләргә бай булды. Һәр команда безне, тамашачыларны көлдереп, чын мәгънәсендә ял иттерде. Киләчәктә дә «Мәктәп движы» тагын да кызыграк, шаяртуларга бай булып узсын, юмор чарасы озын гомерле булсын, — диде ул.

Инде бүләкләүгә дә күчик. Иң яхшы актер һәм актриса номинацияләрендә бүләкләр Күзкәй мәктәбенең «Оеткы» һәм Круглое Поле мәктәбенең «Вагончики» командалары уенчыларына бирелде. «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә, «Имче әби» мәзәге белән «Супер Керәшен» (Мәләкәс) командасы иң яхшысы дип табылды. Өченче урынны Биклән мәктәбенең «Борыч орлыклары», икенче урынны «Суыксу» командалары алды. Шаяннар һәм тапкырлар клубының «Мәктәп движы» уеннары финалының җиңүчесе, күчмә Кубок иясе исә Иске Абдул авылы мәктәбенең «Файрбол» командасы булды. Алар һәм уенның башка призерлары, катнашучылар район башлыгы кулыннан дипломнардан кала, бүләкләр дә кабул итте. Призлар арасында техника да, спорт инвентарьләре, баллы күчтәнәчләр, шәһәрдәге батут, уен үзәкләренә сертификатлар да бар иде. Бүләкләү тантанасыннан соң, һаммәсе дә истәлеккә дип фотога төштеләр. Без исә уенны караган тамашачылар, җанатарлар белән сөйләшеп, аларның фикерләре белән кызыксындык.

— Әлеге уенны зур дулкынлану белән көтеп алдык. Чөнки катнашучылар арасында булган мәктәпләрдән без бердәнбер зур булмаган мәктәп. Һәм балаларыбыз: «Безнең КВНда катнашканыбыз юк бит», — дип башта бик борчылдылар. Ләкин аларның әти-әниләре безгә нык теләктәшлек күрсәттеләр һәм уеннарда көчебезне сынап карарга булдык. Аннары, оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Чараны югары дәрәҗәдә оештырганнар. Балаларыбызның күңелендә әлеге тәүге тәҗрибә якты хатирә булып, озак сакланачак, — дип кичерешләре белән уртаклашты Калмия мәктәбе директоры Рузилә Фролова.

Айсинә Якупова белән Сәрия Фәрдиева исә Биклән авылы җанатарлары. Алар да тамашадан кәнагәть калган:

— Үзебезнең «Борыч орлыклары» командасы белән горурланабыз. Аларның өченче урын алуына бик сөенәбез, моның өчен бик нык тырышты уенчыларыбыз. Егеткызларыбызның күңелен күтәреп тору өчен ныклап әзерләнеп килдек. Менә плакатлар ясадык. Киләсе уеннарга исә безнең командага, башка мәктәп командаларына да уңышлар, шәптәншәп мәзәкләр уйлап чыгаруларын телибез, — диде кызлар.

Амин, шулай булсын, алга таба да бергә-бергә очрашып, күңелле, шаян мизгелләр кичерергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев