24 август көнне кичке сәгать 6 тулганда ЮХИДИ инспекторлары Шилнәбаш авылында Форд Фокус автомобилен туктата. Алар машина йөртүче ир-атның наркотиклар кулланган булуыннан шикләнәләр. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарта.
Аңа хәзер бу гамәле өчен 30 мең сум штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Алай гына да түгел, тикшерү барышында 30 яшьлек әлеге ир-атның 2020 елның август аенда 21 айга бу хокуктан инде мәхрүм ителгәнлеге билгеле була. Хәзер инде аңа РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1 статьясы буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Нет комментариев