Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул?

«Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.

Татарстанда берничә уку йортында «ялган» студентлар ачыкланган. «Күз алдыма да китерә алмый идем. Уку йортында ничек „үле җаннар“ була ала соң ул?» — дип гаҗәпләнде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә утырышта.

ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында Чүпрәле тармак технологияләре техникумына 2017-2020 елларда көндезге бүлеккә 62 студент кабул ителгәнен әйтте. 

Марс Бәдретдинов әйтүенчә, алар укымаган, ләкин стипендия түләнгән. «Техникум студентлары» итеп башка вузлардан студентлар, техникум хезмәткәрләре теркәлгән. Законсыз түләнгән стипендия кайтарылган. Директор эшеннән алынган. 


«Бу низаг бюджетка гына түгел, район абруена да тискәре йогынты ясады», — диде Марс Бәдретдинов. Район мәгариф бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгының да ялган мәгълүматларны сизмәгәнен искәртте. 

Марс Бәдретдинов сүзләренчә, Чүпрәле техникумы бердәнбер уку йорты түгел икән. Апас аграр көллиятендә дә ялган 12 студент табылган. «Көллият директоры үзе дәүләт биреме буенча планлы күрсәткечләрне үтәү өчен дип аңлатты», — диде Марс Бәдретдинов. 

«Элек терлек, уңышны арттырып язалар иде, хәзер уку йортларында студентлар, хастаханәләрдә пациентлар буенча ялган саннар язалар», — диде.

Татарстан Президенты мәгариф һәм фән министрына мөрәҗәгать итте. Илсур Һадиуллин 12 районда тикшерү барганын әйтте. «Аларда да хилафлыклар бар. „Юл картасы“ буенча эш үткәреләчәк, тикшерәчәкбез, контрольне көчәйтәчәкбез», — диде министр.

«Бөтен әйберне министр күреп бетерә алмаска да мөмкин. Синең шушылар өчен җавап бирерлек кешең бар. Ул әйберләрне күрергә кирәк бит инде? Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит инде! Куарга кирәк андый кешеләрне», — дип шелтәләде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев