Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды
Татарстан Рәисе Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән берлектә Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды.
Объект 1988 елда ук файдалануга тапшырылган. Озак еллар дәвамында ул яраксыз хәлгә килгән һәм бүген эшләми. Капиталь ремонт таләп ителә. Лагерьның башта сыйдырышлылыгы 560 кеше булган.
Рөстәм Миңнеханов ремонт һәм торгызу таләп ителгән мәйданнарны карады.
Эшләрне башкаруның берничә варианты карала. 9 корпусны торгызырга ниятлиләр. Республика Рәисенә проектны күрсәттеләр, ул профильле ведомствога ремонт эшләренә керешергә, территорияне тәртипкә китерергә кушты.
Шулай ук, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Камил Нәҗмиев белән «РариТэк Холдинг» АҖ автомобиль заводында булды.
Җитештерү цехларының гомуми мәйданы 60 мең кв. метрдан артык. Монда автобуслар һәм «Лотос», «Урал» йөк автомобильләре, «Москвич» җиңел автомобильләре, МТЗ тракторлары, «БРЯНСКСЕЛЬМАШ» комбайны һ. б.лар чыгарыла.
Компаниянең эшчәнлеге газ-мотор техникасын кертү буенча комплекслы алымга нигезләнгән, ул табигый газда (компримировкаланган/сыекландырылган) автотехника, оригиналь запас частьләр җитештерүне, тәэмин итүне, персоналны укытуны, сервис хезмәте күрсәтүне, газ ягулыгы салу инфраструктурасын булдыруны һәм үстерүне, шулай ук гамәлдәге техника паркын үзгәртеп җиһазлауны үз эченә ала.
Республика Рәисенә цехларны күрсәттеләр, соңыннан ул «Лотос»ның яңа моделендә йөреп карады.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев